Хатын-кыз идарә иткән машинага бәрелеп, автобус капланган, 15 кеше имгәнгән - видео
62 яшьлек хатын-кызны полиция хезмәткәрләре сораштыра. Аның иңбаш сөяге сынган.
Мәскәү янында коточкыч юл һәлакәтендә автобус һәм зур җиңел машина бәрелешкән. Шуннан соң автобус юл кырыена төшеп киткән һәм капланган. Авария урыныннан кадрларны 29 сентябрьдә РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Капланган автобус трасса янында яткан. Биредә полиция хезмәткәрләре эшләгән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 15 кеше имгәнгән. Шуларның өчесен «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән. Бу кешеләр бик авыр хәлдә, диелгән әлеге хәбәрдә.
РЕН ТВ җиңел машина белән 62 яшьлек