Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйруллиннар, банктан акча урлагач, елга буенда палаткада яшәгән

Хәйруллиннар, банктан акча урлагач, елга буенда палаткада яшәгән

news_top_970_100
Хәйруллиннар, банктан акча урлагач, елга буенда палаткада яшәгән
Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан акча урлаган Хәйруллиннар гаиләсе Казанга килгәнче елга ярында палаткада яшәгән. Бу хакта "Московский комсомолец"ка эшмәкәр Азамат Галин сөйләгән. Азамат Луизага адвокат яллаган кеше буларак билгеле. 

Акчаны урлагач, алар Салават шәһәре янында, елга буенда яшәгәннәр. Ашарга беткәч, шәһәргә кайтканнар һәм машиналарын Луизаның әтисендә калдырганнар. Аннары, бүленеп, икешәрләп Казанга киткәннәр - Луиза бер кызы, Марат икенче кызы белән. Казанда фатирларны бер-ике көнгә генә арендага алып, күченеп йөргәннәр, документларын хуҗаларга күрсәтмәгәннәр. 

Марат әлегә кадәр үзен ничек тотканнарын белми. Ул телефоннарны кушмадык, беркемгә дә шалтыратмадык дип әйткән. Биржада уйнавын дәвам иткән һәм ФСБ аны шуның аша тоткан дип уйлый.

Марат Хәйруллин акчаны комарлы уеннарда - спорт тотализаторларында оттырып бетергәнен әйткән иде. Азамат аңа акчаны кайтарырга кушкан, әмма Марат: "Акча юк", дигән. 

Билгеле булганча, Марат акчаны 1,5 ел дәвамында акчаны аз-азлап алып чыкканын сөйләгән иде. Азамат Галин моңа ышанмавын әйткән. Моңа Малахов ток-шоуында катнашучылар да ышанмавын әйтте. 

Луизаның әтисе Рамил Мулләхмәтов исә журналистларның борчуына зарлана. Аның әйтүенчә, Хәйруллиннар качкан көннән - 27 майдан бирле ул кызын күрмәгән булган. Ә Марат белән 1 гыйнварда талашкан булган, шуннан бирле әлегә кадәр аралашмаган. 

Кулга алынганнан соң әти кеше кызын бер генә тапкыр күргән. "Мин аны ишек ярыгы аша гына күрдем. Сорау алган вакытта ишек ачык иде. Миңа бер минут вакыт бирәбез диделәр, аннары алып та киттеләр. Луизага бернәрсә алырга да рөхсәт итмәделәр. Ул трусикчан гына, оекбашлары да юк, яланаякка кроссовка кигән, алышыр киеме юк, салкын изоляторга яптылар", - дип зарланган ул. Әмма бу проблема актуаль түгел икән инде - бу интервьюдан соң Луизага передача тапшырганнар.

Марат Хәйруллинны Уфа аэропортында кулга алдылар. Кулга алу кадрлары:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100