Кече Елга авылындагы көчле янгында ике гаилә йортсыз калган
Кече Елга авылындагы көчле янгында ике гаилә йортсыз калган
Лаеш районы Кече Елга авылындагы фаҗига турында умартачы Зариповлар хәбәр итә. 5 июль көнне ике туганның - авылның мөәзине Әсәт белән Хәйдәр абыйларның нигезе янып көл булуы әйтелгән. Хәйдәр абый күптән һәлак булган, аның ике баласын Тәгъзимә апа ялгыз тәрбияләп үстергән.
"Дуслар, туганнар, дин кардәшләребез!. Бүген бер сәгать эчендә авылдашларыбыз, туганнарыбыз бертуган Әсәтулла абый белән Хәйдәр абыйларның нигезләре көл булды. Изгелек җирдә ятмый. Тамчыдан күл җыела. Ярдәм итикче бергәләп. Акча күчерү өчен Әсәтулла абыйның малае Валиуллин Алмаз Асатулловичның номеры - 8960 040 58 35. Карта шушы номерга беркетелгән. Акча ике гаиләгә дә тигез итеп бүленәчәк!" - дип язган Зариповлар.