Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интим фотоларын тарату белән куркытып, Казан укытучысыннан 2,8 миллион сум акча талап алганнар

Интим фотоларын тарату белән куркытып, Казан укытучысыннан 2,8 миллион сум акча талап алганнар

news_top_970_100
Интим фотоларын тарату белән куркытып, Казан укытучысыннан 2,8 миллион сум акча талап алганнар

Казанда яшәүче бер хатын интернет аша бер ир-ат белән таныша. Шуннан соң болар виртуаль мөнәсәбәтләргә керешә. Хатын иргә интим фотоларын күрсәтә. Ә аферист ир шушы фотоларны интернетта тарату белән яный башлый. Шуннан соң бу хатын фатирын залогка биреп, 2,8 миллион акча ала һәм аферистка бирә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Фролова сөйләгән.

Аферистка ышанган 30 яшьлек бу хатын Казандагы югары уку йортында укытучы булып эшли. Ир аңа өйләнергә вәгъдә бирә, тик акча сорый. «Хатын өйләнү турында әкиятләргә ышанмаганын иргә әйтә. Шуннан соң ир интим фотоларны югары уку йорты сайтына урнаштыру белән куркыта башлый. Укытучы хатын шантажга ышана, ике бүлмәле фатирын залогка бирә һәм аферистка 2,8 млн акча түли», — дип аңлаткан Марина Фролова.

Аферист ир-ат — 32 яшьлек Казан кешесе. Ул кеше талаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Төрмәдә утырган вакытта интернет аша яшь хатын-кызлар белән танышып яткан. Бераз сөйләшә торгач, алар интимга күчкән. Бу ир аралашкан һәр хатын-кызга өйләнәм дип вәгъдә иткән һәм акча сораган. Имеш, өйләнешүне тизләтер өчен, билгеле бер кешеләргә акча бирергә кирәк, дип аңлаткан.

Ышанучан хатыннар аферистка акча биргән. Казанда яшәүче 32 яшьлек бер хатын берничә кредит алып, мошенникка 500 мең сум салган. 29 яшьлек икенче хатын микрозайм алып, дусларыннан әҗәт алып торып, 182 мең сум акчаны аферистка озаткан.

Югары уку йортында эшләүче укытучы хатын гына өйләнешүгә ышанмаган һәм шуның өчен 2,8 млн «түләргә» мәҗбүр булган.

Марина Фролова сүзләренчә, аферист бу җинаятьләрен былтыр июньнән ноябрьгә кадәр башкарып чыккан. Әле өстәвенә, ул өйләнгән кеше, аның хатыны бар. Хатын иренең виртуаль маҗаралары турында белми. Ир исә тапкан бар акчасын азартлы уеннарга тотып бетереп барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100