Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда төнге бар каравылчылары бер ирне кыйнаган - видео

Казанда төнге бар каравылчылары бер ирне кыйнаган - видео

news_top_970_100
Казанда төнге бар каравылчылары бер ирне кыйнаган - видео
Казанда "Руки вверх" төнге бары каравылчылары бер ирне кыйнаган видео таралды. Видеодан аңлашылганча, гауга барда чыга, аннары каравылчылар ирне урамга алып чыгып, бите белән асфальтка сузып салып та кыйный. 

Бу вакыйганы бик күп шаһитлар карап торган. Видеороликта кадр артында калган бер кыз "Прямо по морде его! Ты че, дурак?" - дип каравылчылардан ирне араламакчы була. 

Социаль челтәрләрдә клубның каравылчыларын тәнкыйтьлиләр.

"Анда бөтен каравылчылар - идиотлар! Аңгыраларны куйганнар, алар борыннарын күтәреп йөри".
"Бу ир егылырлык исерек булса да, ул хаклы, амбалларның аны кыйнарга хакы юк".

Төнге бар каравылчылары әйтүенчә, бу ир үзен тәртипсез тоткан һәм сугыш чыгарган. Ир исә үзен кыйнаган каравылчыларны гаепли. 

Фикер алышуларда катнашкан каравылчылар да кунакларны кыйнарга ярамый дигән фикердә. 

Юристлар, клубта кул күтәрү очрагы булганда 112 номеры буенча шалтыратып, бу фактны теркәтергә киңәш итә. Аннары травмпунктта тән җәрәхәтләре турында белешмә алырга кирәк. Моны Республика суд-медицина экспертизасы бюросында алсаң, яхшырак. Аннан соң кеше үзенә килгән зыянны каплатуны сорап, судка мөрәҗәгать итә ала.

Суд экспертизасы кайсы якның гаепле икәнен тикшерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100