Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда машина бәрдергән бала берничә метр капот өстендә барган - коточкыч кадрлар

Шактый зур тизлектә баручы автомобиль самокатлы баланы бәрдергән.

news_top_970_100
Казанда машина бәрдергән бала берничә метр капот өстендә барган - коточкыч кадрлар
13 июльдә көндез Идел буе районының Кол Гали урамында булган юл һәлакәте видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода баланың җәяүлеләр юлына чыгуы, самокатка басуы һәм юл аша чыгарга җыенуы күренә. Бер мизгеләдә баланы җиңел машина бәрдереп китә. Бала машина капотында берничә метр бара, аннары автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

Баланы тәгәрмәч астыннан алганнар һәм хастаханәгә озатканннар. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында.

"Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткәнчә, әлеге җәяүлеләр юлын кемдер ясап куйган һәм ул чын “зебра” түгел. Аның шулай икәнлеген җәяүлеләр юлы турында кисәтү билгесе булмау да дәлилли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100