Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-атны кадап үтергәннәр

Бу ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар, ул үзе канны туктатмакчы булган.

news_top_970_100
Казанда бер ир-атны кадап үтергәннәр

31 октябрьгә каршы төндә Казанның Четаев урамындагы бер фатирда ир-атны үтергәннәр. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Фатир ишеге төбендәге кан тапларын күршеләр абайлап ала. Тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм килә. Ләкин алар килгәндә ир-ат үлгән була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Ирнең аягы бәйләп куелган. Аның канны туктатырга маташкан булуы ихтимал. Мәрхүм ир-ат кан югалтудан һәлак булган. Аңа һөҗүм иткән кеше ишекне дә япмыйча чыгып киткән. 

Полиция мәгълүматы буенча, бу төндә фатир хуҗасы бер кыз белән булган. Әлегә аның кем икәне билгеле түгел.

Күршеләре сүзләренчә, мәрхүм ир-ат даими рәвештә төрле компанияләр алып кайтып торган. Ләкин фаҗига булган төнне шикле тавышлар ишетелмәгән. Полиция хезмәткәрләре бу фатирда булган кызны эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100