Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 11 яшьлек София югалган

Казанда 11 яшьлек София югалган

news_top_970_100
Казанда 11 яшьлек София югалган
Казанда 11 яшьлек София Рзаева югалган. Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзләгән. Бу турыда мәгълүматны "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә расладылар. 

"Бала кичә югалган. Аның әнисе Идел буе районының "Промышленный" полиция бүлекчәсенә килеп, гариза язган. Хәзерге вакытта оператив эзләү эшләре бара", - дип аңлатканнар полициядә. 

Агентлык үз чыганакларыннан ачыклаганча, кичә иртәнге уннар тирәсендә әнисе кызын кибеткә җибәрә. Бала песи өчен азык алып кайтырга бара. Шуннан кыз чыгып китә һәм югала. Аның телефоны сүндерелгән була. 

"Лиза Алерт" эзләү төркеме хәбәр иткәнчә, баланың буе 130-140 см, чандыр гәүдәле, караңгы-соргылт чәчле, соры-яшькельт күзле. Кыз бала сары төсле, җиңсез күлмәк кигән, күлмәк читләрендә ромашкалар төшерелгән, аягында сандали. Кыз чәчәкләр төшерелгән кара сумка тотып чыгып киткән, диелгән иде бу хәбәрдә.

Соңрак, бүген төш вакытында "Татар-информ" агентлыгы баланың табылуын хәбәр итте. Бу турыда агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә әйткәннәр.

Кичә иртәдән бүген төшкә кадәр баланың кайда булуы турында өстәмә хәбәр әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100