Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан гимназиясе укучысы класска пистолет һәм пычак белән кергән - видео

Казан гимназиясе укучысы класска пистолет һәм пычак белән кергән - видео

news_top_970_100
Казан гимназиясе укучысы класска пистолет һәм пычак белән кергән - видео
Бүген Казанның №7 гимназиясендә рус теле дәресе башлангач, 10 класс укучысы укытучы өстәленә утыра, пневматик пистолет һәм пычак чыгара. Ул бернинди дә таләпләр куймый. Класстагы укучы кыз әнисенә хәбәр итә, анысы исә полиция чакыра.

"Татар-информ" бу вакыйга уңаеннан эчке эшләр министрлыгыннан комментарий алган. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, укучы балаларны заложник итеп алган дигән сүз дөрес түгел.

Бер сәгать тә үтми, укучыны тоткарлыйлар. Ул хәзер полициядә. 

Телеграм каналларның берсендә мәктәп янында төшерелгән видео чыкты. Бу укучы җавапсыз мәхәббәттән интеккән дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100