Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабергә төшергән вакытта мәет терелгән

Кабергә төшергән вакытта мәет терелгән

news_top_970_100
Кабергә төшергән вакытта мәет терелгән
Һиндстанның Одиша штатында гадәттән тыш вакыйга була. Бер ир-ат үзен җирләр алдыннан җеназа вакытында аңына килә. Бу турыда AsiaOne басмасына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте. 

Көтүче булып эшләүче 55 яшьлек ир-ат югала. Ул кәҗәләр көтәргә чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Шуннан соң аны кырда табып алалар, ул аңсыз була. Туганнары бу кешене үлгән дип уйлый, аны җирләргә җыеналар.

Мәетне кабергә төшерә башлагач, мәет башын борып куя. Аның шулай аңына килүе башка кешеләрне куркуга сала. Көтүче ир-атны исә тиз генә хастаханәгә илтәләр. Табиблар фикеренчә, ул эссе һавада аңын югалтып егылган булган.

2015 елда Гондураста 16 яшьлек кыз үлгән дип уйлыйлар. Аның янына дин әһеле килеп, җеннәре чыгару өчен дога укый башлый. Шул чакта кыз "вафат була". Шуннан соң аны җирлиләр. Ләкин бер тәүлектән соң ул кабердә аңына килә. Моны белеп алган туганнары каберне ачарга тотына. Тик кыз кабат җан бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100