Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүчеләр агулы үрмәкүчләрдән интегә - видео

Күрше төбәктә яшәүчеләр агулы үрмәкүчләрдән интегә - видео

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүчеләр агулы үрмәкүчләрдән интегә - видео
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче кешеләр үрмәкүчләрдән зарлана. Өйләрдә һәм урамнарда сары сак (желтый сак) - агулы үрмәкүчләр күбәйгән. Алар Башкортстан территориясендә күптән түгел генә барлыкка килгән. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Туймазыда яшәүчеләр фатирларында да бөҗәкләр җыелганын күреп, борчуга калган. Алар агулы үрмәкүч фотоларын социаль челтәрләргә куя.

"Урамда йөрүчеләр - сак булыгыз. Туймазыда сарык сак үрмәкүче барлыкка килде. Аның авызы бик көчле, агулы, корсагы кызыл төсле", - дип сөйли ролик авторы.



Былтыр бу үрмәкүчләр Уфаны баскан булган. Ул чакта агулы үрмәкүч тешләгән ир-атны хастаханәдә дәвалаганнар.

Сары сак үрмәкүче тешләгән урын бик нык авырта, ди белгечләр. Бу урын шешә, кешенең күңеле болгана, башы әйләнә. Ләкин бу үрмәкүч үзе һөҗүм итми, ул саклана гына. Шуңа күрә, сары сакны очратсагыз, аңа орына күрмәгез, дип киңәш итәләр. 

 

Зоологлар исә сары сак үрмәкүченең яшәү тирәлеге зураюын ачыклаган. Шуңа күрә алар Башкортстанга да килеп җиткән. Димәк, сары сак Башкортстанда озакка нигезләнеп калган, диелә бу хәбәрдә.
Фото: vk.com
Видео: vk.com / Ильяс Абдуллин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100