Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә микроавтобус йөк машинасына бәрелеп, унөч кеше һәлак - видео

18 кеше утырган микроавтобус М7 трассасы буйлап Мәскәүгә бара торган була.

news_top_970_100
Күрше төбәктә микроавтобус йөк машинасына бәрелеп, унөч кеше һәлак - видео

Чувашиядә микроавтобус йөк машинасына бәрелгән. Һәлакәттә үлүчеләр саны унөчкә җиткән. Бу турыда «Вести» каналы ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Юл һәлакәте 11 октябрьдә кичке җиде тирәсендә М7 «Волга»  трассасында Чабаксар районында килеп чыга. «Фиат» микроавтобусы Канаш шәһәреннән Мәскәүгә таба бара торган була. Салонда 18 пассажир бара.  Автобус МАЗ йөк машинасы белән бәрелешә. Шуннан соң «Фиат» каплана. Унике кеше үлә.

Җиде кешене хастаханәгә китерәләр. Шуларның берсе вафат булган. Шулай итеп үлүчеләр саны унөчкә җиткән. Тагын дүрт кешенең хәле бик катлаулы. 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк машинасы каршы як полосага чыккан һәм микроавтобуска бәрелгән. Фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Йөк машинасын йөртүчене кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100