Күрше төбәктә коточкыч фаҗига: Көнче ир ике күршесен һәм үз хатынын атып үтергән
Һәлак булган күрше хатыны билгеле тамада була, аның ике баласы ятим кала, ире реанимациядә.
13 гыйнварда Башкортстанның Учалы авылында атыш була. Бер
13 гыйнварга каршы төндә Учалы авылында 34 яшьлек
Башта ул күрше хатынын атып үтерә. Аннары аның ирен яралый. Шуннан соң башка күршеләренә кереп китә. Анда тагын бер күршесен ата. Яраланган ике
Шуннан соң ир үзенең хатынын үтерә һәм үзенә-үзе кул сала.
Атыш вакытында һәлак булган күрше хатыны Гөлнара Х. (исеме үзгәртелгән) районда билгеле кеше була. Ул Бөрзән районында туган. Уфа Мәдәният институтын тәмамлагач, тамада булып эшли башлаган. Туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр уздырган, матур җырлаган һәм биегән. Биредә яшәүчеләрне Гөлнара үлеме бик тетрәндергән.
«Шундый матур, гел елмаеп тора торган, талантлы», «Ышанып булмый. Алар ире белән шундый матурпар иде, дус гаилә иде», — дип яза Учалы кешеләре социаль челтәрләрдә.
Мәрхүмәнең ике баласы — 7 яшьлек кызы һәм 3 яшьлек улы ятим калган. Ире исә реанимациядә ята.