Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпер ишелеп, 22 кеше һәлак, дистәләрчә кеше язмышы билгесез - видео

Бүген Италиянең Генуя шәһәрендәге фаҗигада һәлак булучылар саны арта бара.

news_top_970_100
Күпер ишелеп, 22 кеше һәлак, дистәләрчә кеше язмышы билгесез - видео
Биредә автомобиль күпере ишелеп төште. Әлеге вакытта 22 кеше үлүе билгеле булды. Бу турыда Rai News 24 транспорт министры урынбасарына сылтама белән яза. Дүрт кешене хәрәбәләр астыннан исән килеш тапканнар.

Күпер җимерекләре астында дистәләрчә кеше күмелеп калганын Вести каналы хәбәр итте. Бу турыда урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары әйткән. Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә кешеләрне эзли.
Италиянең төньяк-көнбатышында килеп чыккан вакыйганың видеосын RT агентылыгы күрсәтте. 200 м озынлыктагы металл конструкция җимерелгән диелгән әлеге хәбәрдә. Фаҗига вакытында анда машиналар да булган. 

1968 елда төзелгән күпер турында белгечләр күптән кисәткән. Аның металл конструкциясе чыдамаган һәм ишелгән дип фаразлыйлар. Җирле матбугат чаралары берникадәр вакыт элек бу күперне яшен суккан дип тә язды.

Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр арасында Россия гражданнары турында хәбәр юк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100