Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләдә кашык та тота белми торган 12 яшьлек маугли-кыз табылган

Күп балалы гаиләдә кашык та тота белми торган 12 яшьлек маугли-кыз табылган

news_top_970_100
Күп балалы гаиләдә кашык та тота белми торган 12 яшьлек маугли-кыз табылган
Орел шәһәрендә бик нык ябыгып беткән 12 яшьлек "маугли" кыз бала табылган. Ул күп балалы гаиләдә яшәгән. Хәзер аны хастаханәгә китергәннәр. Баланың хәле стабиль дип бәяләнә. Бу турыда өлкәдә сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе Иван Залогинга сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Табиблар балага яхшы шартлар тудырырга тырыша. Ләкин кыз заманча тормыш шартларына күнекмәгән. Залогин хастаханәдә булган барлык ата-аналарга мөрәҗәгать иткән. Алардан кыз балага адаптацияләнергә ярдәм итәргә сораган. Бары шул очракта гына реабилитация нәтиҗәле булачак дип уйлыйлар.

Моңа кадәр кыз бала начар шартларда тәрбияләнә. Гаиләдә аннан тыш тагын сигез бала була. Алар барысы да балигъ булмаган яшьтә. Хәзер аларның барысын да гаиләдән алып киткәннәр. Тик вакытында бернинди чара да күрелмәгән. Шул сәбәпле опека органнары хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылуы да хәбәр ителә.

Биредәге матбугат чаралары балаларның анасы эчкече булуын язган. Хатын үзе исә бу сүзләрне гайбәт дип саный, ул судка мөрәҗәгать итү белән яный. Төбәктә балалар омбудсмены Владимир Поляков бу мәгълүматларны кире кага. Аның сүзләренчә, гаиләдә вакытлыча гына акча белән проблемалар бар.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, баланы гаиләдән алып киткән чакта, аның анасы иптәшләре белән аракы эчеп утырган. Вакыйга 10 көн элек булган. Бу хатын эчемлекле табынга инвалид баласын да ияртеп килә. Хатынның тагын биш баласы интернатта яши.

Исерекләр компаниясе 10 октябрьдә бик каты тавышланып утыра. Шуңа күрә күршеләре полиция чакыра. Урынга килгән хокук саклаучылар исерекләрне тынычландырмакчы була. Шул чакта алар коточкыч халәттә булган баланы күреп ала. Кызны хастаханәгә алып китәләр.

Соңрак Орелдагы матбугат чаралары бала йөри белми, аш-су приборларын куллана алмый, сөйләшми дип хәбәр итә. Балага карата җенси гамәлләр кылынган дигән сүзләр дә тарала. Тик өлкәдәге балалар омбудсмены Владимир Поляков бу мәгълүматны кире кага. Ул баланы халәте аның генетик авыруы белән бәйле булуын әйтә. 

"Нык крестьян гаиләсе иде. Хатын 1983 елда туган, ире 1958 елда туган. Аларның хуҗалыгы зур - казлары, тавыклары, сарыклары була. Сигез баланың олысына 16, кечесенә 3 яшь. Ире июньдә үпкә яман шешеннән үлә. Әтиләре үлгәнче, гаиләдә бер проблема да булмый", - дигән Поляков.

Омбудсмен сүзләренчә, ире үлгәннән соң аларга акча җитешми башлый. Хатын биш баласын интернатка бирә. 

"Көз көнне хатын яңа йорт алырга җыена. Шуны карарга бара, ике нәни баласы аның белән була. Ул бит эчә торган хатын түгел, ничек исерек булгандыр инде. Полиция һәм социаль яклау оешмасы хезмәткәрләре килеп, исерек хатынны күрәләр. Алар йорт карап йөргән урыннан балаларны алып китәләр. Ә ул йорт торырлык түгел", - дип аңлаткан Поляков.

Бу хәлдән соң хатын һәм аның ике баласын Орел клиникасына салганнар, ә маугли-кызны биредәге хастаханәгә урнаштырганнар. Балаларны гаиләдән тартып алмаганнар, диелә хәбәрдә.    

 
Күршеләре сүзләренчә, бу хатын балаларын тәэмин итеп тора алмый. Чөнки ире үлгәнгә кадәр хатынын өйдән чыгармый, беркем белән аралаштырмый, шуңа күрә хатын беркайда да эшләми.

Бу гаилә яши торган авыл кешеләре балаларның бик йомыкый һәм тәрбияләнмәгән булуын сөйли.

РЕН ТВ каналы бу йорттан кадрларны да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100