Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ана мунчада 5 яшьлек кызының күкрәгенә һәм аркасына пычак кадаган

Күп балалы ана мунчада 5 яшьлек кызының күкрәгенә һәм аркасына пычак кадаган

news_top_970_100
Күп балалы ана мунчада 5 яшьлек кызының күкрәгенә һәм аркасына пычак кадаган
7 апрельдә Башкортстанның Иглин районында 5 яшьлек баланы хастаханәгә китерәләр. Аның тәнендә пычак белән кадаган эзләр була. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Бу бала Иглин районында урнашкан бер авылдагы шәхси йортта яраланган. Вакыйга турында Башкортстан буенча Тикшерү комитетына хәбәр бирәләр. Шуннан соң хастаханәгә һәм кыз яши торган йортка хокук саклаучылар бара. 

"Фаҗига булган көнне 40 яшьлек хатын үзенең 7, 5 һәм 3 яшьлек балалары белән мунчада була. Шунда ул 5 яшьлек кызының күкрәгенә һәм аркасына пычак белән кадый. Кычкырган тавышларны ишетеп, мунчага әти кеше килеп җитә. Ул хатынын туктата, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра", диелгән әлеге хәбәрдә.

Иглин районы тикшерүчеләре 40 яшьлек хатынга карата "аеруча вәхшилек белән нәни баланы үтерергә җыену" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

"Хәзерге вакытта бала хастаханәдә. Җинаятьтә шикләнелүче ана тоткарланды. Тикшерү эшләре бара. Гаиләнең туганнарын һәм якыннарын сораштыралар. Исән калган ике балага психологлар ярдәм итә",  дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100