Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көннәр буе телефонда уйнаган баланың күзенә операция ясарга җыеналар

Көннәр буе телефонда уйнаган баланың күзенә операция ясарга җыеналар

news_top_970_100
Көннәр буе телефонда уйнаган баланың күзенә операция ясарга җыеналар
Кытайның Хэфэй шәһрендә тугыз яшьлек малайның күзләре кылыйланган. Ул мобиль телефонда уйнау белән бик нык мавыккан. Бу турыда AsiaOne басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте. 

Җәйге каникул вакытында бала бертуктаусыз телефон белән уйный. Ул тәүлегенә ун сәгать буена смартфон экранына карап утыра. Бала әтисенең сүзен дә тыңламый, телефонын тотып качып китә. Шуннан соң баланы табибка алып барырга туры килә.

Баланы карагач, табиб малайның күзләре кылыйланганын ачыклый. Бу авыру телефон белән озак уйнауга бәйле булуы ихтимал. Табиб балага экран алдында утыруны чикләргә киңәш итә. Өч айдан алты айга кадәр вакыт эчендә күзе төзәлмәсә, балага операция ясыйлар.

Шулай да бу бала начар гадәтен ташларга җыенмый. Телефонын куеп торырга кушкач, бала "юк, булдыра алмыйм", дип җавап бирә.

2018 елда Чанша шәһәрендә яшәүче хатын бер атна дәвамында телефонда уйный. Шуннан соң аның бармаклары бөгелми башлый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100