Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истанбулда көчле яңгырлар ява: Дөньядагы иң зур базарны, юлларны су баскан, үлүче бар

Истанбулда көчле яңгырлар ява: Дөньядагы иң зур базарны, юлларны су баскан, үлүче бар

news_top_970_100
Истанбулда көчле яңгырлар ява: Дөньядагы иң зур базарны, юлларны су баскан, үлүче бар
Төркиянең Истанбул шәһәрендә көчле су басу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. 17 августта шәһәрдә көчле яңгыр яуган. "Күктән яңгыр гына түгел, су ташкыны ишелде", - дип хәбәр итә НТВ каналы.

Су ташкыны агымнары шундый тиз булган ки, кешеләр урам аша чыгарга куркып калган. Шәһәрнең тарихи үзәген су баскан. Юллар, юл аша җир астыннан чыга торган урыннар су астында калган. Аларда урнашкан кибетләр, дөньядагы иң зур Гранд-базар да су астында калган. Сатучылар билдән су эчендә басып тора, кайсыбер урыннарда алар күкрәккә кадәр су эчендә калган. Бу кешеләр товарларын коткарып маташа. Пычрак яңгыр суына буялган киемнәрне, паласларны һәм сумкаларны кулларына күтәреп ташыйлар.

Һава торышы бозылу транспорт коллапсы китереп чыгарган. Шосселарны су баскан, автомобиль тоннелләре су астына калган. Яңгыр һәм җилдән дулкынланган Босфорны күреп, паромнар да туктап калган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100