Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иске Мөслим авылында шырпы белән уйнап ут чыгарган кыз әтисен коткарырга дип ут эченә кереп үлгән

Ике яшьлек кыз, өйдә әтисе калганын искә төшереп, яна торган йортка кереп киткән. Әти дә, кыз да үлгән.

news_top_970_100
Иске Мөслим авылында шырпы белән уйнап ут чыгарган кыз әтисен коткарырга дип ут эченә кереп үлгән
Чиләбе өлкәсендәге Иске Мөслим авылында 18 августта бер йортта янгын чыккан. Бу турыда Чиләбе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алты кешедән торган гаилә бу йортны арендалап торган. Әниләре иртәнге алтыда эшкә киткән. Өйдә ата, яшь ярымлык, ике, биш, алты яшьлек дүрт бала калган.

Туганнары сүзе буенча, ике яшьлек кызлары моңарчы да берничә тапкыр шырпы белән уйнаган. Бу юлы фаҗига килеп чыккан. Янгын чыккан көнне кечкенә баланы әбисе карап торган, башкаларын караучы булмаган. Шул чакта ике яшьлек бала тагын шырпы белән уйнаган.

Олырак балалар әйткәнчә, ут капкач, алар тиз генә урамга чыгып киткән. Ләкин янгын чыгарган кечкенә кыз әтисенең өйдә булганын искә төшергән һәм аның артыннан утка кереп киткән. Якын-тирәдә бу баланы туктатыр кеше дә булмаган.

Янгын турында хәбәр коткаручыларга 8 сәгать 22 минутта килгән. Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә, йорт ныклап янган инде. Әтисен дә, 2 яшьлек кызын да коткара алмаганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100