Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек кызлар маҗаралары: 17 яшьлек кыз кеше машинасында койма җимергән һәм насос станциясенә кергән - видеокүзәтү кадрлары

Машинада утырган йөкле хатын да исерек булган.

news_top_970_100
Исерек кызлар маҗаралары: 17 яшьлек кыз кеше машинасында койма җимергән һәм насос станциясенә кергән - видеокүзәтү кадрлары
Татарстанда 17 яшьлек исерек кыз кеше машинасына утырып, койманы җимергән һәм насос станциясенә килеп кергән. Түбән Камада булган әлеге вакыйга турында НТР-24 телеканалы хәбәр итте.

Машина салонында авырлы пассажир хатын да утырган. Анысы да исерек булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Исерек кызларның бу хәлләрен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. "Ундүртле" машинасы каршы як полоса буйлап боҗралы юлга таба төшеп килүе кадрларда күренә. Мизгел эчендә машина кырыйга чайкала, койманы җимерә һәм насос станциясенә бәрелә.

"Ундүртленең" руле артында 17 яшьлек балигъ булмаган исерек кыз утырган. Аның дусты - йөкле исерек хатын пассажир утыргычында булган.  Алар икесе дә имгәнмәгән. Бәхеткә, җәяүлеләр дә, башка машиналар да зыян күрмәгән. 

Машина хуҗасы кем булуын ачыклау эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100