Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ир-ат машина йөртү таныклыгын ашаган - видео

Исерек ир-ат машина йөртү таныклыгын ашаган - видео

news_top_970_100
Исерек ир-ат машина йөртү таныклыгын ашаган - видео
Череповец шәһәрендә исерек ир-атны полиция хезмәткәрләре туктаткан. Аны патруль машинасына утыртканнар. Шуннан соң бу ир-ат үзенең машина йөртү таныклыгын ашый башлаган. Ашап бетерә алмагач, таныклыкны эчке киеме астына яшереп куйган. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Бу хәл булырга берникадәр вакыт алдарак ЮХИДИ хезмәткәрләре бер ир-ат белән хатын-кызга игътибар итә. Алар алпан-тилпән килеп урам буйлап бара. Шуннан соң алар җиңел машинага утырып китә.

Полиция хезмәткәрләре бу машинаны урам чатында туктата. Алар машина йөртүчедән таныклыгын һәм машина документларын күрсәтүне сорый. Ир-атка патруль машинасына күчеп утырырга кушалар.

Исерек ир-ат барысын да үти, полиция машинасының пассажир утыргычына кереп утыра. Шунда ул машина йөртү таныклыгын авызына тутыра һәм чәйни башлый. "Йотарга онытма", - дип әйтеп куя ЮХИДИ хезмәткәре. Ул шаһитлар чакыра һәм тоткарланган машина йөртүченең гамәлләрен документка теркәп куя. 



Калын пластик белән капланган таныклыгын чәйнәп булмагач, ир-ат документны трусигы эченә тыгып куя. Шуннан соң аны медицина оешмасына илтәләр. Ләкин ул исереклеккә тикшерү узудан да баш тарта.

Җиңел машинаны исә штрафлы тукталышка илтәләр, машина йөртүчегә карата административ протокол төзиләр. Хәзер бу ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100