Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек чыпчыклар тиз айный»: Башкала урамында исерек чыпчыклар каян килгән?

Һава торышы кискен үзгәреп торганга, миләш җиләкләре әчи башлаган.

news_top_970_100
«Исерек чыпчыклар тиз айный»: Башкала урамында исерек чыпчыклар каян килгән?

Мәскәүдә һава температурасы кискен тирбәнеп, бер җылы, бер салкын булып, миләш җиләкләре әчи башлаган. Балан чыпчыклары, башка кошлар шул миләшне ашап исереп йөри икән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кошларның бавыры алкогольне эшкәртми, шуңа күрә алар бик тиз исерә, дип әйткән биологлар. Шулай итеп Мәскәү урамнарында исерек балан чыпчыклары (снегирь) һәм урман чыпчыклары (свиристель) күренә башлаган. Алар исерек килеш, үзара талаш та чыгара икән.

Исерек чыпчыклар проблемасын Тимирязев исемендәге Биология музее хезмәткәрләре ачыклаган. Урамда хәрәкәтсез ятучы кошларны узып баручылар өйләренә алып кайта икән.

«Бу — урман чыпчыклары. Аларны кызганып, өйгә алып кайтмау хәерле. Кошлар берничә сәгатьтән айный», — дип сөйләгән орнитологлар.

Исерек кошларны кәгазь тартмага салып, тыныч урынга илтеп кую хәерле. Шунда алар бик тиз айный, дигән белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100