Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире белән талашкач, көнче хатын баласының ике күзен дә имгәткән

Ире белән талашкач, көнче хатын баласының ике күзен дә имгәткән

news_top_970_100
Ире белән талашкач, көнче хатын баласының ике күзен дә имгәткән
Хакасиядә 36 яшьлек хатын биш айлык баласын имгәткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе һәм Хакасия республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

26 октябрьдә Таштып авылында бер гаиләдә ир белән хатын талаша. Хатын иреннән көнләшеп, тавыш чыгара.

Тикшерү версиясе буенча, хатын талаштан соң, биш айлык баласының ике күзен дә имгәтә.

Хәзер бу хатынны тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. 

"Иреннән үч алу хисе белән шашкан хатын үз куллары белән биш айлык улының күзләрен чокып чыгарырга маташкан", дип яза "Комсомольская правда" сайты.

Хәзерге вакытта бала хастаханәдә. Аның сәламәтлеге турында әлегә хәбәр ителми. Баланың күзләрен саклап кала алырлармы, әлегә бу да билгесез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100