Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланы күргәч хәтта табибларда да шок булды": җәрәхәтләнгән 7 яшьлек кызның кулын кисәргә туры киләчәк

"Баланы күргәч хәтта табибларда да шок булды": җәрәхәтләнгән 7 яшьлек кызның кулын кисәргә туры киләчәк

news_top_970_100
"Баланы күргәч хәтта табибларда да шок булды": җәрәхәтләнгән 7 яшьлек кызның кулын кисәргә туры киләчәк

Узган атна уртасында Ингушетиянең балалар республика клиника хастаханәсенә авыр хәлдә 7 яшьлек кызны китереләр. Аның тәнендә карарлык җир булмый - күпсанлы җәрәхәтләр, шул исәптән пешкән җәрәхәтләр, кара янган урыннар, куллары киселеп беткән. Хастаханәдә балага катлаулы операция ясыйлар.

Әле бүген дә 7 яшьлек Айшәнең хәле авыр. “Баланың сул кулын коткарып калып булмас, кулның чугын ампутацияләргә туры киләчәк”, дип белдерде Россия Президенты каршында балалар хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова. Бу хакта Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

Айшәне җәрәхәтләүдә кызның әтисенең Сунжа шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек апасы шикләнелә. Бу хатын инде тоткарланган. Магас район мәхкәмәсе карары нигезендә аны ике айга кулга алганнар. Элегрәк бу хатын-кыз сәламәтлеккә аеруча зур зыян салу өчен җәзага тартылган булган инде. Бу хатынның үзенең дә 5 яшьлек ике улы бар. Аларның тәнендә кыйнау эзләре юк, дигән табиблар. Айшә исә бу гаиләдә бернинди рәсмиләштерүсез яшәгән. Кызның әтисе белән әнисе аерылган, алар аерым яшиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Ингушетия буенча идарәсе хәбәр итә.

Хастаханәгә баланы апасы алып килә. Тән җәрәхәтләрен ул кызның базга егылып төшүе һәм кайнар ашка пешүе белән аңлата. "Бала зарланмагач, мин аны хастаханәгә алып бармадым, үзем генә дәваладым", ди ул табибларга. Баланы кыйнауда ул үзенең гаебен танымый. Гаепләнүче хатынның сүзләрен РИА Новости китерә.

Узган җомгада Айшәне махсус самолет белән Магас шәһәреннән Мәскәүгә алып киләләр. Бүгенге көндә ул Леонид Рошальның балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында дәвалана. Кызның хәле һаман да авыр әле.

Биредәге табиблар тән җәрәхәтләреннән тыш баланың кайчандыр кабыргалары сынган булуын ачыклаган. Өстәвенә, аңарда умыртка сөягенең травмасын да тапканнар.

Хәзерге көндә кызның кулын саклап калу максаты тора. “Табиблар баланың уң кулына операция ясады, аңа хәзер куркыныч янамый. Ә менә сул кулның чугын ампутацияләргә туры килер. Бу кулда инде кан йөреше бозылган, некроз башланган. Баланың яралары бик авырта, ул бик еш елый”, дип сөйләгән Анна Кузнецова. Бу турыда РИА Новости яза

Айшә Мәскәүдә әле бер-ике ай дәваланачак. "Терелгәч кызга яңа гаилә табачакбыз. Өстенлек Ингушетиядә яшәүче тәртипле гаиләләргә биреләчәк", диде республиканың балалар хокуклары буенча вәкиле Зарема Чахкиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100