Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Вәлиевне сәхнәдә ...кыйнаганнар

Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты, тенор-җырчы Илһам Вәлиев “Инстаграм”дагы “бит”енә авыз кырые җәрәхәтләнгән фотосын элде. Язуыннан аңлашылганча, әлеге күңелсез хәл Екатеринбургта “Кармен” спектакле вакытында килеп чыккан.

news_top_970_100
Илһам Вәлиевне сәхнәдә ...кыйнаганнар

- Кармен” спектакле – минем иң яратып уйный торган спектакльләремнең берсе. Барлык сугыш элементларын һәм трюкларны безгә профессиональ каскадер һәм кул көрәше буенча осталар куя. Бу көнгә кадәр барысы да өйрәнелгән, автоматлаштырылган иде. Моңа кадәр ничә тапкыр сәхнәләштердек һәм бер генә тапкыр да кан күргән булмады. Әмма бу юлы мин травма алдым. Иренемнең өске, бигрәк тә аскы өлеше җәрәхәтләнде. Нәрсә булды – әле дә аңлый алмыйм. Тик берәүне дә гаепләмим, мин моның аркылы үтәргә тиеш булганмындыр, күрәсең”, - дип яза Илһам Вәлиев.

Җырчы үзенә ярдәм кулы сузган кешеләрне герой дип саный.

- Үземне герой димим, юк, бу батырлык түгел. Бары тик мин үз эшемне, һөнәремне бик нык яратам. Ә бу кичнең герое ул – театрның табиб-фониатры Ирина Валерьевна. Аның ярдәме белән генә спектакльне ахыргача уйнап бетерә алдым. Тамаша тәмамлангач та, ул мине үз машинасы белән травмпунктка алып килде. Шундый табиб булу – Екатеринбург театры өчен зур бәхет, - ди Илһам Вәлиев.

Җырчы Уфага кайткач та табибка күренгән. Куркырлык әйбер юк. Тик аңа ике атна җырламый түзәргә туры киләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100