Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек сабыйны анасы тешләп җәзалаган

Хастаханәдә бергә ятучы хатыннар сабый язмышы өчен борчыла.

news_top_970_100
Ике яшьлек сабыйны анасы тешләп җәзалаган

Чиләбе хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә ике яшьлек баланы дәвалыйлар. Биредә ул анасы белән бергә ята. Шушы хатын баласын тешләп интектерә. Әлеге вакыйга турында хастаханәдә ятучы башка хатын социаль челтәрләрдә хәбәр тарата. Бу турыда Чиләбе басмасы язды.

Бала анасының кулыннан төшеп киткән һәм имгәнгән. Шуннан соң аларны өлкә хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер алар белән бергә хастаханәдә ятучы хатын сабый язмышы өчен борчыла. Чөнки имгәнгән баланы үз анасы да җәзалый. Вәхши ана баласын ачуланып туктагач, сабыйны тешләп алган һәм кыйнаган. Палатада ятучы башка күршеләр дә бу хәлне күреп тора.

«Бала бирегә анасы аркасында эләккән: ул сабыен төшереп җибәргән. Шуннан соң баланың башына операция ясаганнар. Операциядән соң сабыйның башында шешләр калган. Хәзер аны анасы да кыйный, ничек тели — шулай атып бәрә. Бала бик күп елый, курка, үз сулышыннан да сискәнеп китә», — дип сөйләгән вакыйганың шаһиты булган хатын.

Явыз ананың тәртибенә хастаханә хезмәткәрләре йогынты ясарга тырышып караган. Алар, психолог белән бергәләп, бу хатынны акылга китерергә маташкан. Бу турыда биредәге Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр. Әлеге мәгълүмат буенча, хатын белгечләр сүзенә колак салган һәм тәртибен үзгәрткән.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100