Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек кыз бала ялгызы гына урманда ике төн кунган

Ике яшьлек кыз бала ялгызы гына урманда ике төн кунган

news_top_970_100
Ике яшьлек кыз бала ялгызы гына урманда ике төн кунган
Вологда өлкәсендә югалган 2 яшьлек Василисаны исән килеш таптылар. Баланы ике көн буена 400ләп кеше эзләде. Аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бу турыда "Вологда.Поиск" сайты хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Вологда өлкәсе буенча идарәсе мәгълүматы буенча, кызны урман сукмагында тапканнар. Ике яшьлек бала ике көн буена урманда ялгызы гына ничек яшәгәне сер булып кала, диелә бу хәбәрдә. 
 


Василиса 4 сентябрьдә көндез югалган. Ул Тарногский районының Красное авылында ишегалдында комлыкта уйнап утырган. Анасы кызны апалары белән калдырып торган. Апаларына да 4 һәм 6 яшь кенә. Ана үзе күрше йортка кереп киткән. Ул шунда яңа туган кече баласын имезергә булган. Шул арада 2 яшьлек Василиса югалган. 

 
Бала югалгач, Тикшерү комитеты җинаять эше ачты, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, биредә яшәүче кешеләр баланы эзләде. Алар урманнардан, якындагы авыллардан йөреп чыкты, водолазлар суларны тикшерде. Бәхеткә, бүген баланы исән килеш таптылар.

"Василисаны урман янында табылды. Ул югалган урыныннан бер километр чамасы ераклыкка киткән. Бала елаган һәм хәрәкәтләнми диярлек. Хәзер аны табиблар карый. Сабыйны санавиация белән өлкә хастаханәсенә илтү турында мәсьәлә хәл ителә", дип хәбәр итте "Беренче канал".


Бу гаиләне тикшергәннән соң, ананың барлык балаларын да хастаханәгә алып киткәннәр. Аларны табиблар карый. Биш бала анасы моңа кадәр дә әти-әни вазифаларын башкармаган өчен җаваплылыкка тартылган булган. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100