Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике нәни баласын үзенә бәйләп суга кергән": Бер хатын иренең хыянәтен белгәч, балаларын батырып үтергән

"Ике нәни баласын үзенә бәйләп суга кергән": Бер хатын иренең хыянәтен белгәч, балаларын батырып үтергән

news_top_970_100
"Ике нәни баласын үзенә бәйләп суга кергән": Бер хатын иренең хыянәтен белгәч, балаларын батырып үтергән
9 сентябрьдә Камчаткада 27 яшьлек хатын ике баласын батырып үтергән. Фаҗига Крашенинников бухтасында була. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Хатын биш яшьлек улын, яшь ярымлык кызын үзенә бәйләп куя һәм суга керә.

Балалар кычкырганын узып баручы кеше ишетеп ала. Ул коткаручылар һәм полиция чакыра. Урынга килеп җиткән коткаручылар хатын янына көймәгә утырып кына барып җитә ала.

Бу вакытта балаларның кече инде үлгән була, биш яшьлек малай реанимациядә үлә. Хатынның үзен исә коткарып калалар, ул исән. Хәзер бу хатынны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Ике нәни баланы үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Хатынның үзен кулга алдылар.

РИА Новости агентлыгына Камчатка өлкәсендәге хокук саклау органнарында чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын балаларын да, үзе дә батып үлмәкче була. Хатын очрашып йөргән иренең хыянәтен белгәч, шундый коточкыч адымга җыена.

Биредәге матбугат чаралары да фаҗига турында хәбәр итте. Хатынның исеме Екатерина, аның сөйгән ир-аты бар. Аларның уртак кыз балалары туа. Хатын бу ир-атны фатирын приватизацияләү исемлегенә кертергә җыена. Тик шул чакта бу ир-атның хатыны һәм очрашып йөри торган башка хатын-кызлары булуы да ачыклана.

Екатеринаның танышлары сүзләренчә, әлеге яңалыкларны ишеткәч, хатынның "башы китә". Өстәвенә кечкенә вакытында бу кызны көчләгән булганнар. Ул шул чакта ук өеннән чыгып киткән, полициягә хәбәр итмәгән.

Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлаган Екатерина Вилючинск шәһәрендә инженер булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100