Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике аяксыз калган 10 яшьлек малай мәктәпкә барырга хыяллана

Ике аяксыз калган 10 яшьлек малай мәктәпкә барырга хыяллана

news_top_970_100
Ике аяксыз калган 10 яшьлек малай мәктәпкә барырга хыяллана
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына 10 яшьлек улына ярдәм сорап Замирә ханым Мурадова мөрәҗәгать иткән. Кояшлы Сәмаркандтан шаян-шук малай мәктәпкә үз аякларында барырга хыяллана, тик Озодбек алардан 6 ел элек коточкыч фаҗига аркасында мәхрүм кала. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Замирә ханым ирен югалткан көнне, улы имгәнгән вакытны беркайчан да онытмаячак. Фаҗига булган чакта гаилә Мәскәү өлкәсенең Быково бистәсендә яши. Бер көнне Атабек эштән кайта һәм ипи сатып алып керергә уйлый. Хатын йөклелегенең соңгы аенда була һәм өч бала белән өйдә кала.

Озодбекка нибары 4 яшь. Ул инде велосипедта йөри белә. Бала әтисе артыннан китәргә була. Юл тимер юл рельслары аша үтә. Фаҗига килеп чыга һәм бала имгәнә. Улы поезд астына эләгүен күргән әти кеше фаҗигане кичерә алмый. Ул һәлакәт урынында вафат була.

Авыр тән җәрәхәтләре алган сабыйны реанимация бүлегенә озаталар, анда ул берничә көн дәвамында комада була. Бәхеткә, табиблар Озодбекның гомерен саклап кала, тик моның өчен аларга баланың ике аягын да кисәргә туры килә. 

Замирә ханым ике бала белән туган ягына – Үзбәкстанга китә һәм ирен соңгы юлга озата. Ул Атабекны җирли, ә берничә көннән бала таба. Аңа яңа туган сабыйны туганнары белән калдырырга һәм улын карарга хастаханәгә кайтырга туры килә.

Хәзер Озодбек Сәмәркандта яши, V сыйныфта укый. Коточкыч фаҗига булуга карамастан, малайның ихтыяр көче һәм ныклыгы искитмәле. Ул бер генә секунд та урында тик утырмый: спорт уеннарын ярата, кул көрәше белән шөгыльләнә. Шаян-шук Озодбек – яхшы укучы: аның көндәлегендә бары дүртле һәм бишле билгеләре генә. Аңа бигрәк тә математика һәм физкультура ошый.

Озодбек бик тиз үсә, аның протезлары да кечерәя. Ул яңа протезлар алырга ниятли һәм тизрәк мәктәпкә барырга хыяллана. Салына торган протезларның гомуми бәясе 917 100 сумны тәшкил итә. Ялгыз әнинең 4 баласы бар һәм аның бу кадәрле акчасы юк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды кирәкле суммадан 400 000 сум күләмендә акча җыю турында игълан итә. Ярдәм күрсәтү өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк. Шуннан соң уң яктагы “Я хочу помочь” бүлегенә басарга, сумманы күрсәтергә һәм түләү ысулын сайларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100