Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибларның игезәк балалар сыңарын чит анага бирүе 35 елдан соң билгеле булган

Балалар йортында үскән К.Мозаффарованы 35 елдан соң урамда очратып таныганнар.

news_top_970_100
Табибларның игезәк балалар сыңарын чит анага бирүе 35 елдан соң билгеле булган
Пермьдә яшәүче Шиловлар гаиләсе 35 елдан соң ике игезәк кызларының ни өчен бер-берсенә бер дә охшамаганын белгән. Хәзер алар табиблардан 55 миллион сум таләп итәргә җыена. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

1982 елда балалар тудыру йортында әни кеше игезәк бала тапкан. Табиблар бала тудыру йортыннан чыкканда игезәк сыңарының берсе урынына чит кеше баласын биреп җибәргән. Шулай итеп бер гаиләдә бер-берсенә бер тамчы да ошамаган ике игезәк кыз үскән. Кызларга Яна һәм Ульяна дип исем кушканнар. 

Яна - чит кеше баласы булуын 35 елдан соң гына белгән. Бу хәлне ул бик авыр кичергән. Моңа кадәр дә "чегән кызы" дип котырталар иде, ди ул. Чөнки Яна бу гаилә кешеләренә бер охшамаган. Аның тормышында кыенлыклар да килеп чыккан. Бу гаилә өчен чит кеше булуын белеп, өйдән чыгып китәргә дә җыенган булган.

Бала тудыру йортында калган үз кызлары исә хәзер Ксения Мозаффарова исемле. Аны "анасы" балалар тудыру йортында ук калдырып киткән. Бала башка гаиләгә эләккән. Тик анда да тормыш яхшы булмаган. Ксения Мозаффарова ятимнәр йортында үскән. Бу кыз да тормышы бик катлаулы булуы турында сөйли.

Быел урамда барышлый Ксенияне Ульянаның дусты танып алган. Дус кызы, Ульяна дип белеп, Ксенияне туктаткан. Шулай итеп алар 35 еллык йомгакны сүтә башлаган.

Кызлар аралаша торгач, бу гаилә тормышына ачыклык кергән. Хәзер алар барысы да бергәләп, суд юлында йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100