Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңү проспектында биш машина белән авария булган

«Опель» трамвай юлына чыгып капланган.

news_top_970_100
Җиңү проспектында биш машина белән авария булган

Казанның Җиңү проспектында берничә машина берьюлы бәрелешеп, иномарка трамвай юлына чыккан һәм капланган. Бу турыда «Татар-информ»га вакыйганың шаһитлары хәбәр итте.

Авария 14 ноябрьдә кичке сигезләр тирәсендә Республика кан үзәге каршында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авариядә берничә машина катнаша. «Опель», «БМВ», «Лада», «Лексус» һәм «Рено». Авариядән соң «Опель Астра» машинасы трамвай юлына чыгып китә һәм каплана.

Шаһитлар сүзләренчә, «Опель» кузовының алгы өлеше нык җимерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100