Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гигант крокодил леопардны ботарлаганны видеога төшергәннәр

Зур табышын авызына капкан крокодил туристлар лагере янында ук йөргән.

news_top_970_100
Гигант крокодил леопардны ботарлаганны видеога төшергәннәр

Көньяк Африкадагы Крюгер исемендәге милли паркка килгән кешеләр коточкыч вакыйга шаһите булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Бик зур крокодил леопардны тешләгән һәм ботарлап маташкан мизгелне видеога төшергәннәр. Ролик Инстаграмдагы Latest Sightings сәхифәсендә чыккан.

Шаһитлар сүзләренчә, зур табышын авызына капкан крокодил туристлар лагере янында гына була. Ул леопардны тота һәм сөйрәп бара. Рептилия хайванны елгага таба алып китә.

Көньяк Африка Республикасының Крюгер исемендәге милли паркында арысланнар, филләр, мөгезборыннар һәм башка эре хайваннар яши. Биредә биш метр озынлыкка кадәр үсә торган крокодиллар да бар. Алар бик агрессив, хәтта мөгезборын һәм гиппопотамны да җиңә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100