Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гидроцикл су өстендә шартлап таралган: әтисе белән улы очкан

Бу вакыйга чынмы, әллә махсус куелган кадрлармы - бу хакта әлегә төгәл мәгълүмат юк.

news_top_970_100
Гидроцикл су өстендә шартлап таралган: әтисе белән улы очкан
Краснодар өлкәсендә ял итүче ир-ат һәм аның улы арендага гидроцикл алган. Алар фотога төшәргә җыенган вакытта, су транспорты шартлап, икесе дә реанимациягә эләккән. Бу турыда "Кубанские новости"га сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Фаҗига 29 августта көндез Кабардинка пляжларының берсендә Геленджик тирәсендә булган. Видео кадрларында аквабайкның көймә каршында борылганы күренә.  Видеоны көймәдән төшереп барганнар. Берничә секундтан соң, гидроциклның двигателе шартлый, ул берничә кисәккә бүленеп, төрле якка тарала. Руль артында утырган ир-ат һәм аның улы өскә таба оча.

Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, имгәнгән ата белән бала хәзерге вакытта реанимациядә ята. Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары бу вакыйга турында хәбәр итми. Чөнки вакыйга теркәлмәгән.

"Чп Краснодар" Telegram-каналы исә бөтенләй бу вакыйга чын түгел, импровизация дип хәбәр итә. Әлеге вакыйганың Краснодар өлкәсенең Кара диңгез яр буена туры катнашы булуы мөмкин түгел, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100