Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гавай утрауларына баручы туристларны кешенең баш миен ашый торган суалчан турында кисәтәләр

Гавай утрауларына баручы туристларны кешенең баш миен ашый торган суалчан турында кисәтәләр

news_top_970_100
Гавай утрауларына баручы туристларны кешенең баш миен ашый торган суалчан турында кисәтәләр
Американың Гавай штатында берничә кешедә баш миенә узып керә торган паразит суалчан табылган. Шул сәбәпле штатның сәламәтлек саклау министрлыгы туристларга махсус кисәтү тараткан. Бу турыда "Вести" каналы Sky News каналына сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге суалчанның личинкалары күселәр ашый торган әкәм-төкәмнәрдә үсә. Зарарланган әкәм-төкәмне кеше дә ашарга мөмкин. Кеше организмына кергән суалчаннар баш мие тукымалары белән туклана, диелә бу хәбәрдә.

Баш миендә паразит суалчаннар үскән кеше эозинофиль менингит дигән авыру белән авырый башлый. Бу авыру бик катлаулы уза һәм кеше үлеменә китерүе дә ихтимал.

Авыруның өч яңа очрагы теркәлгәч, Гавай табиблары кисәтү таратырга мәҗбүр булган, дип яза РИА Новости.

Туристларның берсе әкәм-төкәмне бәхәсләшеп ашаган, тагын ике кеше юылмаган яшелчә һәм җиләк -җимеш файдаланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100