Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын!" Йосыф хәзрәт Дәүләтшин юл һәлакәтендә вафат булган Габделкәрим хәзрәт белән бәхилләшкән

"Эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын!" Йосыф хәзрәт Дәүләтшин юл һәлакәтендә вафат булган Габделкәрим хәзрәт белән бәхилләшкән

news_top_970_100
"Эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын!" Йосыф хәзрәт Дәүләтшин юл һәлакәтендә вафат булган Габделкәрим хәзрәт белән бәхилләшкән
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин юл һәлакәтендә фаҗигале вафат булган Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән бәхилләшкән. Бу хакта ул Кабан арты мәчетенең телеграм-каналына язган.

"Габделкәрим хәзрәт Моратов белән Түбән Кама мөхтәсибәтендә 2005 елдан бирле эшләдек. Ул кызыл дипломлы педагог буларак үз өстенә балалар белән эшләү өлкәсен алды. Аның җитәкчелеге астында ел саен 200-300 балага Республика күләмендә җәйге яллар оештырылып килде. Аннан хәзрәт берничә ел Ташлык авылы имамы булып эшләде. Соңгы ике елда Мөслим районы имам-мөхтәсибе булып хезмәт итте.

Әлхәмдүлилләһ, Кәрим ихлас йөрәкле, бик тыйнак, йомшак күңелле, бик тәрбияле егет иде. Сөйләм теле матур, кыяфәте күркәм булу сәбәпле, аны һәрвакыт никахларга, төрле мәҗлесләргә яратып чакыра иделәр.

Әле кичә генә ул үзенең магистрлык эшен яклады һәм шатлыгыннан кояш кебек балкып Кабан арты мәчетенә килеп керде. Куанычы белән бүлешеп: “Әйдәгез, кичен берәр кафеда җыелышып чәй эчәбез”, - диде. Анна кичке җидедә шалтыратып искә төшерде. Мин аңа: “Хәзрәт, бераз авырып киттем бит әле. Өйдә ятам”, - дип гафу үтендем. Ул: “Ярый инде, алайса, мин иртәрәк йокларга ятам да, иртәнге өчтә Мөслимгә кайтып китәм. Иртәнге 9.00 очрашуым бар. Әле дипломны алырга киләсем бар, чәйне шунда эчәрбез”, - диде...

Йә, Раббым, Кәрим дустымның кимчелек-хаталарын кичерсәң иде. Тол калган хатынына, ятим калган алты баласына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар, чиксез әҗерләр бирсәң иде.

Кәрим, син күп нәрсәдә миннән яхшырак булдың, Аллаһ синнән разый булсын. Эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын.

Дустың Йосыф".

 Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов кичә юл һәлакәтендә фаҗигале вафат булды. Аңа 36 яшь иде. Хәзрәтнең 6 баласы ятим калды.

Диния нәзарәте хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләргә исәп-хисап счетын ачты.

Для юридических лиц:

Благотворительный Фонд «Закят»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

Для физических лиц:

Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.

Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунировича.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/alty-bala-tise-izge-omga-k-nne-i-izgel-rd-n-bulyp-kitep-t-bardy-m-slim-imam-m-kht-sibe-fa-igale-r-ve/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100