Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дустым эчте дә бөгелеп төште": Башкала урамында бер егет газлы су эчертеп, кешеләрне агулап йөргән

"Дустым эчте дә бөгелеп төште": Башкала урамында бер егет газлы су эчертеп, кешеләрне агулап йөргән

news_top_970_100
"Дустым эчте дә бөгелеп төште": Башкала урамында бер егет газлы су эчертеп, кешеләрне агулап йөргән
Мәскәү үзәгендә урамда узып баручы кешеләрне агулауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Аның моңа кадәр да кулга алынуы, соңрак азат ителүе ачыкланаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Кабардино-Балкариянең Нараткала шәһәреннән килгән 26 яшьлек егетне хостелда тоткарлаганнар. Аның торган урынын тентегәндә дарулар, ак төстәге порошок табылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу кеше әлеге препаратларны газлы суга кушкан һәм узып баручы кешеләргә эчеп карарга тәкъдим иткән. 

Бу кеше агулы газлы су эчерткән һәм корбанын җебенә кадәр талап киткән. Ул корбаннарын Чиста буалар тирәсендә саклап торган   Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк сөйләгән. 

The Village басмасы мәгълүматы буенча, бу егет компания белән йөрүче кешеләр янына килгән. Аларны газлы су белән сыйлаган. Корбаннары йокымсырап киткәч, аларның әйберләрен урлап китеп барган. 
    

Шушы суны эчеп, кимендә 24 кеше зыян күргән. Алар арасында бер басмада фоторедактор булып эшләүче Людмила Чижова да булган. Чижованың мәнфәгатьләрен кайгыртучы юрист Алексей Прянишников бу вакыйга турында РИА Новости агентлыгына сөйләгән. 

Җинаятьтә шикләнелүче егетне беренче тапкыр 10 июньдә тоткарлаган булганнар. Аны кеше талауда катнашкан дип шикләнгәннәр. Соңрак бу кешене беркая да чыгып китмәү турында имза куйдырып, иреккә чыгарганнар. Эш судка барып җитмәгән. Полиция хезмәткәрләре бу эшне урамда кешеләр агулап йөрү белән бәйләп карамаган. Гәрчә бу вакытта башкала урамында газлы су эчертеп, берничә кеше зыян күрү турында мәгълүмат булса да, дигән ул.

Агулаганнан соң, Чижова берничә көн комада яткан. Хәзер ул Боткин хастаханәсендә дәвалана. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу кыз "психотроп матдәләр белән агуланган".


Агулы газировка эчеп, 6 сәгать комада булган Ярослав исемле егет әлеге вакыйга турында "Москва24" каналына сөйләгән. 7 июньдә ул дуслары белән өчәүләп Чиста буалар янында ял иткән. Алар үзләре янына дүртенче егет килеп кушылганын абайламый да калган. 

"Ул үзен Мурат дип таныштырды. "Фанта" эчәргә тәкъдим итте. Мин бер тамчы йоттым. Дустым Ян да эчте дә, бөгелеп төште, Людмила да йотты да егылды. Шуннан мин аңымны югалттым", - дип сөйли ул. 

Людмила өч көн комада була. Ул Боткин хастаханәсендә генә аңына килә. Хәзер ул канлы ютәлдә интегә. Яшьләрнең өчесенең канында да билгесез психотроп матдә эзе табыла. 

Мурат исә бу компаниянең әйберләрен җыеп алып китә башлый. Узып баручы кешеләр аны туктатып, кая алып китүен сорый. "Алар исерде, мин әйберләрне сакларга алып куям", дигән Мурат. Узып баручылар ышанмый, алар Муратны полициягә тапшыра.  

"Москва24" каналы бу егетнең фотоларын күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100