Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Децлның вафатыннан соң аның дус кызының серле үлемен искә төшергәннәр

Децлның вафатыннан соң аның дус кызының серле үлемен искә төшергәннәр

news_top_970_100
Децлның вафатыннан соң аның дус кызының серле үлемен искә төшергәннәр

Рэпер Децл (Кирилл Толмацкий) Ижевскидан концерттан соң гримеркага керә һәм кинәт үлә. Аның үлеме әлегә кадәр төрле фаразлар тудыра, дип яза "Московский комсомолец".

Аның сәламәт булуы хакында язалар. Кириллны агулаганнар дигән фараз да бар. Тикшерүчеләр бу юнәлештә тикшерү алып бара. 

2000 елларда, Кирилл иҗат итә башлаганда аның янәшәсендә Марина Симановская була. Ул Ma.Ru.Ся псевдонимы белән чыгыш ясый.

Децл бу кыз белән бергә "Вечеринка" һәм "Письмо" җырларын яздыра һәм шушы хитлар өчен 2001 елда Маруся белән бергә "Золотой граммофон" ала.

"Письмо" җырын яздырганда ук Марина инде авыру була. 23 яшьлек кызның санаулы көннәре генә калган була - аның баш миендә рак табалар. Тугыз айда аңа ике операция һәм 25 сеанс химия терапиясе ясыйлар. Әмма 2002 елның апрелендә Маруся үлә. 

Кыз үлгәч, аларның "Белый шоколад" төркеме тарала. Продюсер Влад Валов әйтүенчә, бу төркемне Маруся тавышы гына тотып торган. 

Децл үзе интервьюларында "мин 35 яшьтә үлеп күрсәтер идем" дигән булган.

Шушындый ук хәл Марина белән дә була. "Письмо" клибында рэпер кыз турында сүз бара. Сюжет буенча, героиня чәчен кыркырга тиеш дип уйлап чыгаралар. Әмма соңыннан Марина зур толымнарын кистерергә теләми һәм үзе урынына бер кызны чакыра. Шул кыз чәчен кырка. 

Әмма күп тә үтми, Марина клип сюжетында язылган элементны эшли - баш миенә операция ясатыр алдыннан чәчен кырка. 

Маринаның әтисе Игорь да рактан үлә. Ул кызы белән бер зиратта җирләнгән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100