Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәваланырга акчасы булмаган Россия кешесе Бали утравында үлгән

Дәваланырга акчасы булмаган Россия кешесе Бали утравында үлгән

news_top_970_100
Дәваланырга акчасы булмаган Россия кешесе Бали утравында үлгән
Волгоград шәһәрендә яшәүче Наталья Винтер исемле 35 яшьлек хатын Бали утравында вафат булган. Ул шикәр авыруы белән авырган. Ләкин аның медицина страховкасы һәм дәвалану өчен акчасы булмаган. Бу турыда Life сайты хәбәр итте.

Наталья соңгы вакытта Бали утравында яши. Ул интернет аша бизәнү әйберләре сату белән шөгыльләнә. Берничә көн элек Натальяның диабет өянәге кузгала. Аны хастаханәгә алып китәләр. Наталья янында инсулин салынган шприц була.

Соңрак ачыкланганча, Натальяда диабетик кома була. Индонезия госпиталендә дәвалану бик кыйммәткә төшә. Авыру хатынга туганнары ярдәм итә алмый. Россиядә Натальяның карт әбисе, әтисе бар. Әтисе акчасы булмавын әйтә.

Натальяның дус кызы Алина Далаева социаль челтәрләр аша акча җыя башлый. Алина да Балида яши. Бу турыда "Комсомольская правда" язды.

Шуннан соң табиблар тиешле реанимация чараларын уздыра. Натальяны үпкәләрен ясалма җилләтә торган аппаратка тоташтыралар. Ләкин ул аңына килмичә вафат була.

Дуслары Натальяның мәетен яндырырга кара кабул иткән. Аның көлен Бали утравында таратачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100