Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт һәм ике яшьлек малайлар, тугыз айлык кыз әниләренең мәете белән бер бүлмәдә яшәгән

Дүрт һәм ике яшьлек малайлар, тугыз айлык кыз әниләренең мәете белән бер бүлмәдә яшәгән

news_top_970_100
Дүрт һәм ике яшьлек малайлар, тугыз айлык кыз әниләренең мәете белән бер бүлмәдә яшәгән

Санкт-Петербургта коммуналь фатирда яшәүче күп балалы хатын үлгән. Аның өч баласы мәет янында тәүлек буена үзләре генә яшәгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 12 мартта Захарьевская урамында коммуналь фатирларның берсендә 38 яшьлек (1981 елда туган) хатын-кыз мәете табыла.

Март башында мәрхүмә хатынның күршеләр опека органнарына шалтырата. Алар хатынның бүлмәдән сирәк чыгуын, балалар елашуын әйтә. Бу турыда Петербург шәһәрендә Бала хокуклары буенча вәкил сөйләгән.

«Район хакимияте хезмәткәрләре бирегә берничә тапкыр килде. Тик алар фатирга керә алмады», дип аңлатканнар омбудсменның матбугат хезмәтендә. 12 мартта алар ниһаять фатирга кергән. Ишекне күршеләре ачкан. Бүлмәдә өч бала һәм ананың мәете булган.

Хәзерге вакытта балалар — дүрт һәм ике яшьлек малайлар, тугыз айлык кыз бала шәһәр хастаханәләрендә. Мәрхүмәнең биш баласы бар. Ике олы баласына 18 һәм 12 яшь. Аларны опека органнары анадан алган булган.

«Комсомольская правда» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын Елена исемле. Ул берничә ай дәвамында балаларын үзе генә тәрбияләгән. Аның бергә яши торган ире яңа мәхәббәтен тапкан һәм гаиләне ташлап киткән.

Еленаның абыйсы сүзләренчә, хатын ире киткәнгә бик борчылган. «Ул авырый иде, дәваланасы килде. Соңгы тапкыр үләсе көнне кич кенә сөйләштек. Ул эчендә „яман шеш“ тоюын әйтте. Табибларга бара дип килешкән идек. Өлгермәде инде», — дип сөйләгән ул.

Балаларны хастаханәдән әтиләре алырга тиеш. Хатынның ни сәбәпле үлгәне әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100