Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт кызны машина таптаган мизгел видеога эләккән

Дүрт кызны машина таптаган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Дүрт кызны машина таптаган мизгел видеога эләккән
14 сентябрьдә иртәнге якта Рязань шәһәренең Ирек урамында бер машина дүрт кызны бәрдереп киткән. Бу авария мизгеле төшерелгән кадрлар "Новости Рязани ВКонтакте" төркемендә чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, җәяүлеләр чыга торган урынга җитәрәк, машина бераз тормозлый, ләкин шуннан соң ул тизлеген арттыра һәм җәяүле кызларга таба китә. Шулай иттереп бу автомобиль дүрт кызны бәрдерә. 



Җәяүлеләр чыга торган урынга таба килгән машинаны күргән кызлар юл уртасында туктап кала. Алар автомобильне уздырмакчы була. Ләкин машина кызлар ягына таба борыла һәм аларны таптый.

Бу машина белән идарә итүче кеше парковкада торган "Шкода"ны урап узмакчы булган һәм маневр килеп чыкмагандыр, дип фаразлана әлеге хәбәрдә.

Кызларны таптаган Hyundai Accent автомобиле белән 24 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Имгәнгән кызларның өчесенә 19 яшь, берсенә 18 яшь. Аларны хастаханәгә озатканнар

Хәзер тикшерү эшләр бара, дип хәбәр итте Рязань басмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100