Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәрестән качып йөргән 12 яшьлек малай Иделдә боз астына төшеп киткән - видео

Дәрестән качып йөргән 12 яшьлек малай Иделдә боз астына төшеп киткән - видео

news_top_970_100
Дәрестән качып йөргән 12 яшьлек малай Иделдә боз астына төшеп киткән - видео

Чувашиянең Новочебоксарк шәһәрендә бишенче сыйныфта укучы бала Идел елгасында боз астына төшеп киткән. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре һәм узып баручы ике егет коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Фаҗига 20 мартта иртәнге тугыз тирәсендә була. Бишенче сыйныфта укучы малай дәресләрдән качып, пристань тирәсендә йөри. Ул Иделдәге боз өстенә кереп китә. 12 яшьлек бала ярдан 10 метр чамасы ераклыкта боз астына төшеп, бата башлый. Ул ярдәм чакырып кычкыра. Бу хәлне Чувашия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Новочебоксарск участогы җитәкчесе Юрий Каргин күреп ала. Бу вакытта Каргин елга яры буйлап патрульдә йөри торган була.

Коткаручы ир-ат бала янына шуышып килә һәм малайга махсус җайланма бирә. Александров очлыгы дип аталган бу җайланма кешене судан тартып чыгару өчен кулланыла. Бала бауны үзе эләктерә алмый. Аның куллары өшеп каткан була инде, ул кулы белән эшли алмый.

Юрий Каргин узып баручы егетләрне чакыра һәм 112 номерына шалтыратырга куша. Ул Александров очлыгының бер башын шушы егетләргә тапшыра. Үзе юка боз өстеннән шуышып бала янына якынрак бара. Коткаручы судагы балага баудан ясалган элмәкне кидерә һәм тартып чыгара.

Бишенче сыйныфта укучы малайны хастаханәгә озатканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100