Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң бай кешеләрнең берсе вафат булган

Дөньяда иң бай кешеләрнең берсе вафат булган

news_top_970_100
Дөньяда иң бай кешеләрнең берсе вафат булган
23 августта Америка бизнесмены Дэвид Кох вафат булган. Аңа 79 яшь иде. Ул дөньяда иң бай кешеләр исемлегенә керә. Бу турыда NBC News басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте. 

Миллиардерның туганы Чарльз Кох сүзләренчә, аның абыйсы Дэвид үлгән. "Авыр хисләр белән хәбәр итәм: абыем Дэвид вафат булды", - дигән ул.

Кохның ни сәбәпле үлгәне әйтелми. Моннан 27 ел элек аңа простата яман шеше диагнозы куелган булган. Ул вакытта миллиардер авыруны җиңгән.

Дэвид Кох 2019 елда Forbes мәгълүматлары буенча миллиардерлар арасында унберенче урында. Аның энесе дә шушы ук позициядә. Дэвидның да, Чарльзның да байлыгы 42,4 миллиард доллар булган.

Дэвид һәм Чарльз Кохлар әтиләре оештырган Koch Industries компаниясе хуҗалары. Оешма нефть эшкәртү, ашламалар җитештерү, шулай ук көнкүреш товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. Аларның компанияләре, мәсәлән, стаканнар һәм бәдрәф кәгазе ясый.

Дэвид Кох хәйрия эшенә күп игътибар бирә, аеруча медицина тикшеренүләре белән шөгыльләнүгә. Шуңа да карамастан, кайсыбер хәрәкәтләр, мәсәлән экология яклаучылар, Koch Industries оешмасын глобаль җылытуга каршы көрәш буенча прогресска комачаулауда гаепли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100