Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чыгарылыш сыйныф укучыларының тамашасыннан соң, директор эштән китә, әти-әниләргә штраф салалар - видео

Чыгарылыш сыйныф укучыларының тамашасыннан соң, директор эштән китә, әти-әниләргә штраф салалар - видео

news_top_970_100
Чыгарылыш сыйныф укучыларының тамашасыннан соң, директор эштән китә, әти-әниләргә штраф салалар - видео
Владивосток шәһәрендә мәктәптә 11 "Б" сыйныф укучылары оригиналь тамаша оештырган. Бу сыйныфта эстетик цикл дәресләрен тирәнтен өйрәткәннәр.

22 майда мәктәптә үзидарә көне булган. Дәресләрдән соң, мәктәпкә фотограф чакырганнар. Ул чыгарылыш альбомы өчен фотолар төшергән. Фотосессия спортзалда, класс җитәкчесе белән бергәләп узган. Укытучы чыгып киткән арада, укучылар киемнәрен алмаштырган. Үзләре генә калган балалар урындыкларга атланып биегән. Бер мизгелдә залга бер егет кереп, огнетушительдән күбек сиптергән. Шуннан соң барысы мәктәп баскыч төбенә чыккан. Кемдер тәрәзәдән генә төшкән. Бу хәлләр шундый тиз арада булган, мәктәп укучылары һәм башка укучылар моның турында социаль челтәрләрдән белеп алган.

Полиция формасындагы кыз белән "куян" егетләр биегән видео кадрларын "Вести" каналы күрсәтте. 


Мәктәп укучыларының бу гамәлләреннән соң, директор вазифасыннан киткән. Уку йортында эчке тикшерү бара, полиция дә бу вакыйганы өйрәнә. Бу турыда РИА Новости язды.

Мәктәп директоры үзидарә көне болай бетәр дип башына китермәгән. Биредә яшәүчеләр моның өчен директоры эштән җибәрү дөрес түгел дип саный.

Социаль челтәрләрдә таралган роликта катнашкан укучыларны үрнәк дип әйтеп булмый. Алар еш соңга калып йөргән, укулары да бик үк яхшы булмаган, әти-әниләрен дә мәктәпкә чакыртып торганнар. Флешмобта катнашкан кызларның берсенең әнисе полициядә эшли. Хәзер аның да борчулары булырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

"Социаль челтәрләрдә чыккан видео буенча тикшерү бара. Катнашучыларның исемлеге ачыкланды. Полиция хезмәткәре формасын кибеттән сатып алганнар", - дип сөйләгән Владивосток буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Сырова.

"Тикшерү барышында Россия законнары буенча карар кабул ителәчәк. Хокук саклау органнары символикасы төшерелгән форма киемен законсыз кию өчен 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган", - дип өстәгән Сырова.

Приморье өлкәсе хакимияте исә "шоу"да катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә тәрбия чаралары кулланырга җыена. 

Россия Мәгариф министрлыгында бу вакыйганы тикшерүне ябарга, катнашучыларны җәзага тартудан тыелып торырга кирәк дип санаганнар. "Мәгариф системасы җәза органы түгел, ул белем бирергә тиеш", - дип сөйләгән "Интерфакс"ка Россия Мәгариф министрлыгының матбугат сәркатибе Андрей Емельянов.

"Тәрбия системасын мәктәп кенә формалаштырмый. Бу процесста ата-аналар, бала даими аралаша торган кешеләр катнаша. Монда сорау мәгънәви характерда, җәза чаралары турында түгел. Бу очракта балаларга җәза гына тәэсир итүе шикле", - дигән ул.

Владивостокның 74нче мәктәбе директоры Галина Пугина тамаша оештырган чыгарылыш сыйныф укучыларының гафу үтенүен әйткән. Бу турыда ул "Интерфакс" агентлыгына сөйләгән.

"Укучылар миннән, укытучылардан гафу сорады. Әлбәттә, мин аларны гафу иттем. Алар мондый реакция буласын аңламаган. Иң мөһиме, алар мәктәп һәм укытучылар йөзенә кызыллык китерүен аңлады", - дигән ул һәм балаларны алда БДИ көтүен дә искәрткән.

11 сыйныфта укучы 17 яшьлек ике укучыга карата форма киемен законсыз кигән өчен административ протокол төзелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100