Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чокырга төшеп киткән буаз атны махсус машина белән коткарганнар (видео)

Узып баручы манипуляторлы машинаны туктатып, хайванны тартып чыгаралар.

news_top_970_100
Чокырга төшеп киткән буаз атны махсус машина белән коткарганнар (видео)

Тиздән колынларга тиеш булган буаз ат тирән чокырга төшеп киткән. Аны чыгару өчен махсус операция оештырырга туры килгән. Уфадагы вакыйганы «Башкортстан» телевидениесы күрсәтте.

Ат чокырга төшеп егыла һәм үзе чыга алмый. Урынга Уфа коткаручылары килә. Алар чокыр тирәсен чистарта. Атны коткарырга җыенган вакытта, якында гына узып баручы манипуляторлы машина күренә. Коткаручылар аны туктата. Шулай итеп, көтмәгәндә генә килеп чыккан манипулятор ярдәмендә атны чокырдан тартып чыгаралар. 

Бәхеткә, хайван имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100