Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе кешесе янгын вакытында тугызынчы каттан сикереп котылган

Чиләбе кешесе янгын вакытында тугызынчы каттан сикереп котылган

news_top_970_100
Чиләбе кешесе янгын вакытында тугызынчы каттан сикереп котылган

Чиләбе шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан. Бу вакытта фатирда булган ир-ат, уттан котылу өчен, тугызынчы кат тәрәзәсеннән аска сикергән. Бәхеткә, бу кеше исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 17 мартта, якшәмбе көнне, кич белән 112 хезмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Шалтыратучы кеше Захаренко урамындагы күпкатлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуын әйткән.

Урынга тиз арада килеп җиткән коткаручылар фатирга автобаскычтан менгән. Алар тәрәзәдән кереп, ишекне ачканнар. Бу арада фатирдагы ир-ат тугызынчы кат тәрәзәсеннән урамга сикергән. Ул ярдәм көтеп тора алмаган. 53 яшьлек ир исән калган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Коткаручылар мәгълүматы буенча, янгын кухнядан башланган. Шуннан соң тиз арада бөтен фатирны ут чолгап алган. Температура шулкадәр югары булган, тәрәзәләр шартлап ярылган. Шуннан һава кереп, янгын тагын да көчәйгән. Күрше фатирларга зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100