Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чи ит кисәге": Тән тиресе булмаган сабыйны табиблар коткарган

"Чи ит кисәге": Тән тиресе булмаган сабыйны табиблар коткарган

news_top_970_100
"Чи ит кисәге": Тән тиресе булмаган сабыйны табиблар коткарган
Англиянең Уорикшир графлыгында яңа туган сабыйның тән тиресе булмаган. Аны табиблар дәвалап, исән калдыра алган. Бу турыда Daily Star басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте. 

2018 елның 24 ноябрендә Джессика Кибблер (Jessica Kibbler) исемле 19 яшьлек кыз беренче баласын таба. Нарасый 1,1 кило авырлыкта була. 7 айлык булып туган Кайден Джейк Шатток (Kaiden Jake Shattock) исемле малайның тән тиресе формалашып бетмәгән. Аның тәненең 2 процент өлешендә генә тире үскән, ә калган урыннарында тиренең өске катламы булмый. Табиблар бу бала исән калмас дип фаразлый, әти-әнисенә дә шул хакта әйтәләр. 
 
"Шәфкать туташлары Кайденны беренче тапкыр күрсәткәч, без кызыл, чи ит кисәге күргән кебек булдык. Без - 19 яшьлек әти белән әни, тәрбиядә бер тәҗрибәбез дә юк, шушы баланы күреп алдык", - дип сөйләгән Кибблер.

Яшь әни сүзләренчә, табиблар баланың авыртуын басар өчен барысын да эшләгән. ай ярым вакыт эчендә тән тиресе бераз үскән. Бу вакытта бала киемсез яткан: аның тәненә аз гына тиеп китү дә бик авырттырган.

Нәни малай дөньяга килгәннән бирле сепсис (кан агулану), некротик энтероколит (эчәклек авыруы), тумыштан герпес, бронхиолит (һәм башка авырулардан интеккән. Май башында нәни пациентка операция ясаганнар. Аның корсагындагы тирене уң кулына күчереп утыртканнар. Бу балага тагын кимендә дүрт операция ясарга җыеналар.

19 яшьлек ана йөкле вакытында бөер авыруыннан интеккән, бала табарга өч ай кала аның каны киткән. Корсактагы баланы караганда исә бернинди дә тайпылышлар күрмәгәннәр. Табиблар сирәк авыруның сәбәбен дә ачыклый алмый.

Хәзерге вакытта алты айлык сабыйның сәламәтлеге яхшыра бара. Ул 4,3 кило булган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100