Чаллыда югалган 22 яшьлек егетне йөкле хатыны эзли
Чаллыда югалган 22 яшьлек егетне йөкле хатыны эзли
14 марттан 15 мартка каршы төндә Чаллыда 22 яшьлек Рәсим Ш. югалган. Аны йөкле хатыны эзли. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Рәсим төнге икедә өйдән чыгып китә һәм шуннан бирле кайтканы юк. Аны беркем дә күрмәгән, диелгән бу хәбәрдә.
Югалган егетнең буе 182 см чамасы, чәче кыска, чандыр гәүдәле. Кулында татуировкасы бар. Өстенә кара куртка, кара чалбар, кепка кигән, аягында ботинка.
Бу кеше турында мәгълүматы булган һәркемгә түбәндәге телефоннарга шалтыратырга сорыйлар: 8 960 075 51 18, 8 939 367 08 70.