Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 7 яшьлек малайның башына классташы пычак кадаган

Беренче сыйныф укучылары сугышы травма белән тәмамлана.

news_top_970_100
Чаллыда 7 яшьлек малайның башына классташы пычак кадаган

22 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә бер малай сыйныфташын агач пычак белән яралаган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Көндезге икеләр тирәсендә Кама балалар медицина үзәгенә беренче сыйныф укучысын китерәләр. Аның баш түбәсендәге сөяге имгәнгән була.

Соңыннан ачыкланганча, 7 яшьлек малай сыйныфташы белән сугыша. Шул малайның кулында агач пычак була. Сугыш бер баланың баш түбәсендә сөяге имгәнү белән тәмамлана. Аны хастаханәгә китерәләр.

Табиблар ярдәм күрсәткәч, баланы өенә кайтарып җибәрләр. Әлеге вакыйганы балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100