news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы паркында бер баланы елан чаккан

Чаллы паркында бер баланы елан чаккан

news_top
Чаллы паркында бер баланы елан чаккан
Яр Чаллы шәһәрендәге паркта уйнап йөргән баланы елан чаккан. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Вакыйга 2 майда Чаллының 45нче комплексында була. 12 яшьлек кыз бала Яр буе паркында уйнап йөри. Шул чакта аны елан чага. Кыз өйгә кайтып җитә. Шуннан соң аны кәефе китә. 

Елан чакканнан соң, берничә сәгать узгач, төн урталарында гына баланың әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар "елан агуының токсик тәэсире" диагнозын куйган.

Хәзер баланы табиблар күзәтеп тора, ул хастаханәдә ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар