Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы егете 35 яшь тулган көнендә Башкортстандагы автобус һәлакәтендә үлгән

Чаллы егете 35 яшь тулган көнендә Башкортстандагы автобус һәлакәтендә үлгән

news_top_970_100
Чаллы егете 35 яшь тулган көнендә Башкортстандагы автобус һәлакәтендә үлгән

14 июльдә Башкортстандагы куркыныч автоһәлакәттә алты кеше үлде. Алар барысы да Чаллының "Лидер-Транс" оешмасында эшләгән. Компания үз эшчеләрен ял итәргә - Башкортстан елгасында йөзәргә (сплав) алып барган булган. Яңгыр яуган юлда йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл читенә чыгып каплана. 

"Вести Камаза" газетасы һәлак булган кешеләрнең берсе - Евгений Тимофеев турында яза. Ул элек КАМАЗ заводында инженер булып эшләгән. 

"Ул бик якты, җиңел, сөйкемле кеше иде, чын романтик", - дип сөйләгән аның хакында коллегалары. 

Евгений Тимофеев буш вакытларында музыка белән мавыккан, Чаллы сәхнәләрендә чыгыш ясаган. 2014 елда ул заводтан китә һәм музыка белән шөгыльләнә, гастрольләргә йөри. Ул эшләгән музыкаль төркемнең җитәкчесе - Федор Шукшин "Миңа бу хакта язуы авыр. Телефоныма гел шалтыраталар. Кичә туган көнендә безнең Женька һәлак булды. Дустам, без сине һәрвакыт яратачакбыз һәм синең музыкаң безнең белән һәрвакыт бергә булачак, авыр туфрагың җиңел булсын", - дип язган. 

Евгений сәяхәт итәргә дә яраткан. Шул сәяхәтләрнең берсе, кызганыч, соңгысы була. Ул үзенең туган көнендә һәлак була. 


Бүген кич Чаллыгы һәлак булучыларның мәетләрен алып кайтачаклар. Алар арасында "Лидер-Транс" предприятиесе директорының әнисе дә бар. Башкортстандагы һәлакәттә каза күргән җиде кешене Чаллы хастаханәләренә китерәчәкләр. Аларның берсе - 2006 елгы бала. Ә ике кешене әлегә күчереп йөртергә ярамый. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кайда җитештерелгәне билгесез автобусларны рейсларга чыгармаска дигән фикер әйткән иде. 

Наил Мәһдиев бәя бирүдән баш тарткан. Тикшерү эшләре бара, дигән ул. "Бернинди гадәттән тыш хәлләр дә булмаган - гадәти яңгыр, яхшы юл, юл билгеләре. Каршыга транспорт та килмәгән. Мин кеше факторы турында әйтәм - дөреслек шул тирәдәдер. Бәлки, йөртүче белән нидер булгандыр. Бәлки аның физик хәле начар булгандыр. Әйдәгез, фаразламыйк. Моның өчен фактлар һәм тиешле органнар булырга тиеш".

Башкортстанда авариягә очраган Татарстан автобусының 32 яшьлек йөртүчесен кулга алганнар. Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр иттеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100